Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.10.2022, 16:02

Казаннан пенсионер ханым мошенникларга 200 мең сум акча биргән

Җинаятьчеләр аңа телефон аша туганының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен хәбәр иткән.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Казанда 91 яшьлек пенсионер хатын мошенникларның корбаны булган. Туганының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүенә ышанып, ул җинаятьчеләргә 200 мең сум акча биргән.

Зыян күрүче сөйләгәнчә, юл-транспорт һәлакәте турында мошенниклар аңа телефон аша хәбәр иткән. Пенсионер ханым аларга ышанган һәм кирәкле сумманы җыйган. Олы яшьтәге ханымнан акчаны курьер килеп алган.

Полиция хезмәткәрләре зур суммада акча урлауда шикләнелүченең шәхесен ачыклаган. Егет моны таныган. РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Кесә телефонына шалтыратып, туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга кирәкми.

Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истә тотарга кирәк.

Әгәр карта белән нинди дә булса операцияләр үткәрелүен сизсәгез, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар