В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Сукно бистәсе» станциясендә метро пассажирлары Казан һәм Татарстан Республикасының волонтерлар, иреклеләр оешмасы турындагы 55 фотоэш белән таныша ала
Фото «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан тәкъдим ителә
Фотосурәтләрнең 20 се – Казан волонтерлары белән бәйле эшләр. Аларның авторы – «Татарстан Республикасы Фоторәссамнар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, махсус хәрби операциядә мобилизацияләнгән катнашучының хатыны Виктория Шиһапова. Башка сурәтләр Татарстанда, шулай ук махсус хәрби операция зонасында Михаил Захаров, Евгений Канаев, Инесса Герасимова һәм Алиса Никитцова тарафыннан төшерелгән.
Күргәзмә пассажирларны волонтерлар хәрәкәтендә катнашучылар белән дә таныштыра. Әнә шундыйларның берсе – «Казан суворовчылары» оешмасыннан Айрат Мөхәммәтшин. Аның җитәкчелегендә 48 гуманитар йөк озатылган, хәрбиләргә 268 автомобиль, күп санлы техника һәм сугыш кирәк-яраклары тапшырылган, шулай ук хәйрия концертлары оештырылган.
Экспозициядә тәкъдим ителгән Татарстанның «Яшь гвардия» гуманитар үзәге җитәкчесе Азим Арсланов 2024 ел башыннан 200 тонна гуманитар ярдәм җибәргән, махсус хәрби операция зонасына шәхсән үзе 10 тапкыр барып кайткан, яшьләр өчен патриотик чаралар үткәрә.
Казан илкүләм тикшеренү технология университеты-Казан химия технология институты доценты Алсу Фазуллина да әлеге юнәлешкә үз өлешен кертә: 2023 елдан аның җитәкчелегендә «Максимов тукталышында» пункты иреклеләре маскировка челтәрләрен, блиндаж шәмнәрен, коры ашлар һәм фронт өчен гигиена чараларын күпләп җитештерүне җайга салган.
Күргәзмә 25 майга кадәр дәвам итә. Аннары ул республика районнарында тәкъдим ителәчәк. Соңыннан эшләрнең барысы да Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее архивына тапшырылачак.
Беренче күргәзмә 2025 елның 7 ноябрендә ачылган иде. Проект «Бердәм Россия» партиясенең Казан бүлекчәсе ярдәмендә Татарстан Республикасы Фоторәссамнар берлеге белән бергә гамәлгә ашырыла.