В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республиканың дәвалау учреждениеләрендә кирәкле вакцина запасы бар.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель, Алинә Бережная). Татарстанда олылар һәм балалар арасында коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Беренче компонент белән 3 мең 350 гә якын бала, икенче компонент белән 2 мең 550 дән артык кеше прививка ясаткан. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш штаттан тыш белгече Дмитрий Лопушов хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, яшүсмерләр вакцинасының беренче партиясе Татарстанга бу елның гыйнвар ахырында килде. Вакцинация ирекле, аны 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар уза ала. Прививканы «Гам-КОВИД-Вак М» вакцинасы белән ясыйлар, ул «Спутник V» кебек үк. «Прививканы ясарга теләүчеләр бар, яшүсмерләр вакцияләнүне дәвам итәләр, Татарстанга барлыгы 6 мең кешегә җитәрлек вакцина кайтарылган, кирәк булса, без аны тагын заказ бирә алабыз, әмма әлегә вакциналар җитәрлек күләмдә», – дип хәбәр итте Дмитрий Лопушов.