В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1-нче октябрьдә Казанда традицион Өлкәннәр ункөнлеге башлана. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган гомумшәһәр концерты «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә һәм В.И.Ленин исемендәге мәдәният йортында узачак. Концертта «Яңа музыка» камера оркестры һәм «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, шулай ук Казанның популяр артистлары катнашачак.
Шәһәрнең барлык районнарында да өлкәннәргә социаль-көнкүреш, психологик һәм башка ярдәмнәр күрсәтү буенча хәйрия чаралары һәм акцияләр узачак. 1-нче октябрьдә пенсия таныклыгын күрсәтеп, барлык пенсионерлар Казан зооботаника бакчасына бушлай керә алачак. Өлкәннәр өчен ирекле керү 1-нче октябрьдән 6-нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
1-нче октябрьдә барлык пенсионерлар өчен пенсия таныклыгын күрсәтеп, шәһәрдә түбәндәге мунчалар хезмәт күрсәтәчәк: Беренче Май урамындагы 5-нче номерлы мунча, Үзәк-Мариуполь урамындагы 9-нчы номерлы мунча, 2 нче Юго-Западная урамындагы 10-нчы номерлы мунча һәм Левченко бистәсендә Товарищеская урамындагы 12-нче номерлы мунчалар.
Ункөнлек кысаларында Казанның сәламәтлек саклау оешмалары табиб-белгечләре ятып авыручы, ялгыз, өлкән яшьтәге авыруларның өйләренә киләчәк. Шәһәр сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, районның баш табиблары медицина һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча ветераннар советларының өлкәннәр ункөнлегенә багышланган түгәрәк өстәлләрендә катнашачак.
Декада кысаларында пенсионерлар өчен йөзү, футбол, бильярд буенча спорт чараларының тулы бер сериясе планлаштырылган. Барлык шәһәр сәнгать мәктәпләрендә бәйрәм концертлары узачак, ә мәгариф учреждениеләрендә ветераннар белән иҗади очрашулар һәм чәй эчүләр оештырылачак. Мәдәният йортларында дистәләгән концерт, махсус акцияләр һәм мастер-класслар узачак.
Ункөнлек кысаларында барлык чаралар һәм социаль акцияләр турында мәгълүматны район администрацияләрендә белелешергә мөмкин. Шалтыратулар көн саен 8.00-дән 16.00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00-дән 12.45-кә кадәр) кабул ителә.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе: +7(843)519-34-06.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе: +7(843)264-30-96.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе: +7(843)557-76-10.
Совет районы администрациясе: +7(843)272-17-97.
Барлыгы пенсия фонды мәгълүматлары буенча, 2020 елның 1-нче сентябренә Казанда картлык буенча пенсия алучы 315 меңнән артык граждан яши – бу шәһәр халкының дүрттән бере. 45 меңнән артык казанлы 80 яшьтән узган. 67 казанлыга быел 100 һәм аннан да күбрәк яшь тула, алар арасында 62 хатын-кыз һәм 5 ир-ат. Казанда яшәүче 1371 кеше Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль ярдәм ала.