В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2022 елда Казанда 18 мең 704 бала туган, шуларның 52% ы – малайлар, 48% ы – кызлар. Яңа туган балаларның 43% ы – гаиләдә беренче бала, 35% ы – икенче бала, 22% ы – өченче һәм аннан соңгы балалар. 279 гаиләдә игезәкләр туган, 4 гаиләдә – өч игезәкләр. Иң популяр ир-ат исемнәре булып Әмир, Кәрим һәм Марк тора, ә хатын-кыз исемнәре арасында Әминә, Ясминә һәм София популяр.
Узган ел ТР башкаласында яңа туган сабыйлар 2021 ел белән чагыштырганда 8,8% ка кимрәк булуга карамастан, Казан элеккечә үк туучылар саны буенча Идел буе федераль округының башка миллион халыклы шәһәрләрен – Уфа, Түбән Новгород, Пермь һәм Самараны шактый узып китә.
Татарстан башкаласында үлүчеләр саны ковидка кадәрге чорга кайта – 2022 елда ул 25% ка кимеде һәм 13 мең 912 кеше тәшкил итте. Казан өченче ел рәттән Идел буе федераль округында туган уңай динамиканы саклаучы бердәнбер миллионлы шәһәр булып кала – бу күрсәткеч үлем дәрәҗәсеннән 26% ка югарырак.
Узган ел 12 мең 668 пар үз мөнәсәбәтләрен теркәгән, бу узган ел белән чагыштырганда 9,5% ка күбрәк. Аерылышулар саны 2021 ел дәрәҗәсендә калды. Никах/аерылышу буенча Казан шулай ук Идел буе федераль округының миллион халыклы шәһәрләре арасында иң яхшы күрсәткечне саклый.
2022 елда, ковид чикләүләрен бетергәннән соң, Казанда гаилә тормышы юбилярларын халык алдында хөрмәтләү һәм «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру тантанасы яңартылды. Мэрның адреслы котлаулары һәм акчалата бүләк ел дәвамында озын гомерле 1140 гаиләгә тапшырылды: 5 гаилә – гаилә тормышының 70 еллыгы, 148 гаилә – бриллиант туй, 987 гаилә алтын туй белән котлаулар алды.