В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2022 елның 1 нче гыйнвары мәгълүматлары буенча, Казанда барлыгы 298 мең пенсионер яши. Алар арасында 71,5% (213 мең 97 кеше) – хатын-кызлар һәм 28,5% (84 мең 775 кеше) – ирләр.
Шәһәребездә яшәүче 49 мең 841 кеше 80 яшьне узып киткән. Башкалада 100 яшьне узып киткән 49 казанлы бар: 44 хатын-кыз һәм 5 ир-ат. Казанда яшәүче 1395 кеше өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә патронатта тора.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты каршында 2022 елның 2 нче сентябреннән Казан шәһәренең «Молоды душой» дип аталган Көмеш волонтерлар үзәге эшли, аның составында 55 яшьтән өлкәнрәк шәһәр кешеләре бар.
Өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын күтәрү өчен Казанда «Яшәү яме» шәһәр социаль проекты гамәлгә ашырыла: мәдәният учреждениеләре базасында һәм шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә пенсионерлар өчен вокал, бакчачылык һәм өстәл уеннары, компьютер һәм мобиль грамоталылык, фотография нигезләре, шулай ук башка юнәлешләр буенча бушлай курслар эшли. Барлык юнәлешләр турында тулырак мәгълүматны +7(843)236-42-93 кайнар линия телефоны аша белеп була.