В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2025 елны Совет районында күпфатирлы 16 йорт һәм 1642 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган. 2026 елда әлеге күрсәткечләр саклана: бу елны тагын күпфатирлы 16 йортны файдалануга тапшырырга ниятлиләр.
Торак төзелеше белән бергә районда социаль инфраструктураны ныгыту буенча да зур эш алып барыла. Соңгы биш елда биредә яңа 10 балалар бакчасы һәм 6 мәктәп сафка баскан. Узган ел «Җәй» торак комплексында ачылган, 1224 урынга исәпләнгән 123 нче лицей әһәмиятле объектларның берсе булып тора.
Гамәлдәге учреждениеләрне капиталь төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. 2025 елда 125 нче гимназиядә капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланган, 161 һәм 171 нче мәктәпләрдә яңа контроль-үткәрү пунктлары төзелгән, лицей-инженерлык үзәгендә азык-төлек блогын төзекләндергәннәр, бу елны 180 нче гимназиядә ашханә киңлеген яңартырга ниятлиләр.
«Яратам» торак комплексында 260 урынга исәпләнгән «Беренче» балалар бакчасы ачылган. Моннан тыш, 2025 елда Каштанова урамында урнашкан 415 нче балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башланган, ул бу елда да дәвам итәчәк.
Узган ел «Яз» торак комплексында яшәүчеләр өчен 50 мең кешегә исәпләнгән 20 нче шәһәр поликлиникасы, Вишневка торак массивында 9 мең кеше өчен булдырылган Гомуми практика табибы үзәге, шулай ук Ломжа урамында 200 дән артык пациентка исәпләнгән диализ үзәге ачылу район халкы өчен мөһим вакыйга булды.
2026 елда Җиңү проспектындагы йогышлы авырулар хастаханәсе бинасын капиталь төзекләндерергә ниятлиләр. Солидарность урамы, 12 һәм Арбузов урамы, 6 йорт адреслары буенча урнашкан яшүсмерләр клубы шулай ук төзекләндерү эшләреннән соң ачылачак, әлеге биналарда 400 гә якын бала иҗат, спорт белән шөгыльләнә алачак. Шулай ук Парк урамындагы 12 нче йортта балалар иҗаты үзәген капиталь төзекләндерү эшләренең икенче этабы алып барыла.
Моннан тыш, районда «Ракета» стадионын яңарту эшләре дәвам итә. 2025 елда анда җылылык челтәре, җылылык пунктлары, фасад һәм трибуналар яңартылган. 2026 елда эшләр дәвам итәчәк. Бу елны һәр кеше шөгыльләнә алырлык спортны үстерү максатыннан районда тагын 6 ишегалды спорт мәйданчыгы, шул исәптән Чебаксада яңа спорт мәйданчыгы төзеләчәк.