В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Февральдә Совет районының Шуртыгин,4 урамында икенче дәүләт ветклиникасы ачылачак. Административ бинаның беренче катында клиника оештыру өчен реконструкция үткәрелгән. Ачылачак клиниканы исәпкә алып, сигез дәүләт ветклиникасында, хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын профилактикалау буенча хезмәтләр түләүсез, ә калганнары рәсми расланган бәяләр нигезендә күрсәтелә.
Шәһәр территориясендә эпизоотик иминлекне тәэмин итү өчен Дәүләт ветеринария берләшмәсе клиникалары тарафыннан 2020 елда 14 мең диагностик тикшеренү, 76 мең прививка, шул исәптән котыру авыруыннан 17 меңнән артык мәче һәм эткә вакцина ясалган, профилактик чаралар - вакцинация, эшкәртү, дезинфекцияләр уздыру максаты белән ветеринария белгечләренең торак массивларга 300-дән артык тапкыр чыгуы оештырылган, ә кыргый хайваннар яши торган зоналарда 16 мең доза вакцина ясалган.
Ашыгыч ветеринария ярдәме 700-дән артык чакыру үтәде. Моның өчен өч махсус автомобиль җиһазландырылган.
Шуның белән беррәттән, вак йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын чиплаштыру һәм теркәү буенча да эш алып барыла. Әлеге метод хайванны идентификацияләргә, шулай ук аның хуҗасы һәм дөньяның теләсә кайсы ноктасында үткәрелгән тикшеренүләре турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Узган ел барлыгы биш мең баш терлеккә чип беркетелгән, шул исәптән 120 авыл хуҗалыгы терлегенә.
25 нче Октябрь урамы, 2/7; Побежимов, 2; Даурия урамы, 5; Нокса урамы, 2а; Декабристлар урамы, 115; Звенигород урамы, 116; Малая Заречная урамы, 115 адреслары буенча урнашкан клиникаларда 31 ветеринария табибы эшли, алар 11 мең амбулатор алым үткәргән.