Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.04.2022, 10:18

Казан Башкарма комитетында компьютер техникасы 81,5% ка яңартылды

Казан Башкарма комитетында компьютер техникасын масштаблы яңарту үткәрелде. Соңгы биш елда компьютер техникасы паркы 81,5% ка яңартылды. Узган ел гына да 781 компьютер, 249 ноутбук, 1154 монитор, шулай ук 9 сервер, 38 челтәр коммутаторы һәм 5 маршрутизатор сатып алынды.

Басма техника 85,4% тан артыкка яңартылды. 421 дән артык күп функцияле җайланма сатып алынды, шуларның 41 е – үзәкләштерелгән бастыру өчен каралган югары җитештерүчәнлекле күп функцияле җайланмалар. Бүлекчәләрне үзәкләштерелгән басмага күчерү чыгымнарны оптимальләштерү һәм бастыру күләмен контрольдә тоту максатларында башкарыла.

Муниципалитет эшендә чит ил программалары кулланылмый диярлек, барлык төп мәгълүмат системалары – Россия эшләнмәсе продукциясе, шул исәптән комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасы, муниципаль хезмәтләр белән идарә итү системасы, 1С муниципаль милек реестры, суд-претензия эшен исәпкә алу системасы һәм башкалар.

Барлык пресс-релизлар