Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.09.2019, 08:00

8 ай эчендә Казанда 2,8 млн турист булып китте

2019 елның гыйнвар-август айларында Казанга 2,8 млн турист килде, шулардан 142 мең 187-се - 169 илдән килгән чит ил гражданы. Кунакханәләрдә номерларны броньлауның иң кызган чоры май һәм август айларына туры килде - 72,5% һәм 75,5%. Кунакханәләрне йөкләү коэффициенты бу айларда узган ел белән чагыштырганда уртача 12%-ка күбрәк булган. WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узган көннәрдә урнаштыру чараларына уртача йөкләнеш гадәттәгечә югары булды һәм 93,5% тәшкил итте.

Татарстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге тикшеренүләре буенча, кунакханәләрнең гыйнвар-август айларында уртача йөкләнеше 2-3 йолдыз категориясендә 56% һәм 4-5 йолдыз категориясендә 67% тәшкил итте. Россия туристлары 4-5* категорияле кунакханәләрдә 3,5 көнгә һәм 2-3* категорияле кунакханәләрдә 2 көнгә тукталуны өстен күрде. Чит ил туристларына килгәндә, алар 3 һәм 2 көнгә тукталдылар.

Казан халыкара аэропорты бу чорда 2,5 млн. пассажирга хезмәт күрсәткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8%-ка күбрәк. Ел башыннан Әстерхан һәм Калугага яңа авиарейслар кертелде.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында агымдагы елның 8 аенда 2 млн 373 мең турист һәм экскурсант булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10%-ка күбрәк. Кремль яр буенда 1 млн 20 мең кеше, ә «Ривьера» аквапаркы булган күңел ачу комплексында – 617 мең 953 кеше булган.

ТурСтат аналитик агентлыгы һәм Tvil.ru торакны броньлау буенча Россия сервисы мәгълүматлары нигезендә, Казан, гадәттәгечә, май бәйрәмнәрендә һәм көзге ял көннәрендә ял итү өчен Россиянең топ-3 һәм топ-5 шәһәрләре исемлегенә керде. Моннан тыш, ТурСтат агентлыгы мәгълүматлары буенча, Казан Яңа 2020 елда ял итү өчен Россиянең иң ихтыяҗ белдерелгән шәһәрләре һәм курортларының беренче бишлегенә керде.

Бүгенге көндә туризм өлкәсендә 16 меңгә якын кеше эшли, бу Казан икътисадында мәшгульләр санының 2,5%-ын тәшкил итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, туризм индустриясе предприятиеләрендә кадрлар алышыну коэффициенты узган ел белән чагыштырганда уртача 7%-ка кимегән.

Барлык пресс-релизлар