Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.10.2023, 09:21

Казанлыларны инклюзив мастер-класс волонтерлары булырга чакыралар

Волонтерлар балаларны каршы алырга һәм аларга дәрестә ярдәм итәргә тиеш

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче октябрь). Казанда HandGum инклюзив мастер-классын үткәрү өчен волонтерлар җыялар. Эшләгән сәгатьләр волонтерларның шәхси китабына кертеләчәк.

Дәрес 2 нче ноябрьдә шәһәрнең бер сәүдә үзәгендә узачак. Волонтерларга мәйданчыкны мастер-класска әзерләргә (өстәлләр һәм урындыклар урнаштырырга, эш урыннарын җайларга), балаларны каршы алырга, дәрес вакытында аларга ярдәм итәргә кирәк. Мастер-класстан соң волонтерлар фуд-кортта узачак «Волонтер белән сөйләшү» очрашуына кушыла ала.

Чара 17:30 дан 19:00 гә кадәр узачак. Волонтерларны сылтама буенча теркәп була. Шәһәрлеләрне Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча көтәчәкләр.

Мастер-класс «Баланың карашы» проекты командасы тарафыннан оештырылган.

Барлык вакыйгалар