Марат Мөгыйнов фотосы
Бәйрәм көнендә,
1 майда, «Черек күл» паркында Җәйге йорт ачылачак. Бу көнне шәһәр халкы өчен мастер-класслар, китап укырга яратучылар клубы очрашуы, өстәл теннисы буенча турнир һәм винил диск уйнатучы диджейларның чыгышлары астында биюләр оештырыла.
12:00 сәгатьтә Җәйге йортның беренче катында милли бизәнү әйберләре маркасына нигез салучы Асель Бекеева әзерләгән «Үткән заман эзләреннән хәзерге бизәнү әйберләренә кадәр: чыганаклар белән эшләү» дигән ачык очрашу узачак.
13:00 тән 14:30 га кадәр террасада хушбуй ясау буенча мастер-класс узачак, ә 13:00 тән 15:00 кә кадәр күлгә төшү юлында диңгез төеннәрен бәйләү буенча мастер-класс оештырылачак.
14:00 тә беренче катта китап укырга яратучылар клубы җыены башлана, анда катнашучылар Пьер Мак Орланның «Маҗарачының кыскача кулланмасы» әсәрен укыячаклар һәм фикер алышачаклар.
15:00 тән 18:00 гә кадәр Җәйге йорт һәм «Сырханә» арасындагы зонада өстәл теннисы буенча турнир һәм винил диск уйнатучы диджейларның чыгышларын оештыралар.
Чараларда катнашу өчен
теркәлү узарга кирәк.
Җәйге йорт эш көннәрендә 12:00 дән 21:00 гә кадәр, ә ял көннәрендә 10:00 нан 21:00 гә кадәр ачык булачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясендә.