Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.08.2019, 14:44

Казанда күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен хастл буенча мастер-класс узачак

Дәрес Гаврилов ур., 22 адресы буенча узачак.


(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август). 17-нче августта Казанда «Лада» яшүсмерләр клубында хастл буенча бию мастер-классы узачак. Аны Россия һәм халыкара турнирларда җиңүчеләр һәм призерлар Регина Цокур һәм Максим Истомин уздырачак.

Мастер-класста күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 6 яшьтән өлкәнрәк булган балалар катнаша ала. Дәрес Гаврилов ур., 22 адресы буенча узачак, чара 13.00 сәгатьтә башлана.

Мастер-класста катнашу бушлай, алдан 8(843) 236-65-61 телефоны буенча язылу кирәк. Үзең белән алмаш аяк киеме алып килергә кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының матбугат хезмәте.

Барлык вакыйгалар